Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның Вәкилләр Пулаты рәисе Сүрия президенты белән очрашты


АКШның Вәкилләр Пулаты рәисе Ненси Пелоси бүген Димәшктә Сүрия президенты Бәшәр әл-Әссәт белән очрашты. Әл-Әссәт Пелосига Израиль белән тынычлык сөйләшүләре үткәрергә теләвен белдергән. Очрашудан соң Пелоси әл-Әссәткә Израиль премьер-министры Еһүд Олмертның Израиль Сүрия белән сөйләшүләргә әзер дигән сүзләрен җиткергәнлеге турында белдерде. Оппозициядәге демократлар вәкиле Пелоси элегрәк бу очрашу Сүрия белән диалогны яңартуга таба мөһим адым булачак дигән иде. Әмма президент Дҗорҗ Буш Пелосиның бу сәфәре АКШның Сүрияне изолятсияләү сәясәтенә каршы килә диде. Ак Йорт Сүрияне Гыйрак белән Либандагы хәлләргә тыкшынуда гаепли.
XS
SM
MD
LG