Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанның элекке президенты Раббани оппозиция башына килде


Әфганстанның элекке президенты Борһанетдин Раббани парламентта оешып килүче оппозицион төркемнең җитәкчесе итеп сайланды. Сишәмбе көнне Раббани Әфганстанның Берләшкән Халык Фронты парламент хакимиятен арттыруны һәм төбәк башлыкларын турыдан-туры сайлауны яклыячак диде. Бу яңа төркемгә элекке мөҗәһетдин җитәкчеләр, Әфганстанның комунизм чорындагы хөкүмәт әгъзалары һәм элекке патша Заһир Шаһның оныгы да керә. Әфганстанда хәзер барлык 34 төбәк башлыгын да президент Хәмит Карзаи билгеләп куя.
XS
SM
MD
LG