Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Думасы Ющенко карарын хөкем итә


Русия Дәүләт Думасы Украина президенты Виктор Ющенконың парламентны таратып яңа сайлаулар үткәрү карарын хөкем итеп чыкты. Думаның бүгенге белдерүендә Ющенконың парламентны таратып яңа сайлаулар үткәрү турында дүшәмбе көнне чыгарган карары Украина конституциясенә каршы килә диелә. Дума бу карар бик куркынычлы ишарә бирә ди. Мәскәүгә караучы премьер-министр Виктор Янукович һәм аны яклаучы, Украина парламентында күпчелекне тәшкил итүче депутатлар Ющенко карарына буйсынудан баш тарта.
XS
SM
MD
LG