Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөтендөнья христианнары Пасха бәйрәмен билгели


Рим папасы Бенедикт 16нчы, Пасха бәйрәме уңаеннан Урби ет Орби , шәһәргә һәм дөньяга, дигән чыгышын ясады. Анда ул төп игътибарны меңләгән кеше гомерен өзгән кораллы низагларга бирде. Ул Гыйрак, Әфганстан, Сомали һәм Якын Көнчыгышны телгә алды. Быелгы дини бәйрәм христиан диненең католик һәм православ чиркәүләрә бер ук вакытка туры килде. Мәскәүдәге бәйрәм чарасында Русия президенты Владимир Путин да катнашты. Пасха уңаеннан бәйрәм укулары Казан һәм Уфада да үткәрелде. Татарстан президенты Татарстандагы православларны Пасха, Гәйсә Мәсихнең үледән терелү бәйрәме белән котлады.
XS
SM
MD
LG