Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина үзенә АКШның ракета калканын кертергә җыенмый


Украина президенты Виктор Ющенко Украина үзендә АКШның ракета калканы системасын урнаштыруны күз алдында тотмый диде. АКШ үзенең ракета калканының кайбер өлешләрен Чехия белән Польшада урнаштырырга җыена. Мәскәү бу план Русия белән Европаның иминлегенә яный дип аңа каршы чыкты. АКШ саклану министры ярдәмчесенең урынбасары Браян Грин Вашингтон ракета калканынң кайбер өлешләрен Украинада урнаштыру мөмкинлеген дә карарга мөмкин дигән иде.
XS
SM
MD
LG