Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сәяси кризиска чишелеш өмете күренә башлады


Украинада икенче атна дәвам иткән сәяси крисиска чишелеш өметләре күренә. Бер-берсенә каршылыктагы президент белән премьер-министр үз позицияләрен бераз йомшартты. Премьер-министр Виктор Янукович президент карарына буйсынып вакытыннан элек парламент сайлаулары үткәрүгә ризалашу мөмкинлеген белдерде. Янукович хәтта Конституцион Мәхкамә Ющенконың парламентны таратып яңа сайлаулар үткәрү таләбенә каршы чыккан очракта да, илдәге сәяси процесста катнашучы барлык тарафлар килешкән очракта, ул сайлауларда катнашу мөмкинлеге турында әйтте. Ющенко бүген Киевта хәбәрчеләргә Конституцион Мәхкамә карарын кабул итәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG