Accessibility links

Кайнар хәбәр

Березовский көч куллануга чакыруын кире кага


Британиянең Guardian газеты күренекле кәсепче, Британиядә сәяси сыену алган Борис Березовский белән әңгәмә бастырып чыгарды. Анда Березовский Русия президенты Владимир Путинны хакимияттән көч белән бәреп төшерүне оештыруы турында белдерә. Guardian язуынча, Березовский Русиядә хакиятне көч һәм басымсыз үзгәртеп булмый дигән. Березовский сәяси карашлары уртак булган Русиянең сәяси элитасы белән тыгыз элемтәдә торуын белдерә, әмма тәфсиллерәк мәгълүмәт бирүдән тыелып кала. Әмма соңрак Березовский махсус белдерү белән чыгып көч куллануны якламавын белдерде. Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Бринияне Березовскийны сәяси сыенудан мәхрүм итәргә чакырды. Лондон Березовскийның нинди гамәлләр кылганлыгын бик якшы белә диде Лавров. Русия баш прокуроры Юрий Чайка Березовскийның бу белдерүләренә бәйле җинаять эше ачарга кушты. Былтыр Березовскийныж шундыйрак белдерүләреннән соң ул чактагы тышкы эшләр министры Дҗэк Строу аның сыену статусын кире алу белән янады. Ул чакта Мәскәүнең Березовскийны Русиягә тапшыруны сораган мөрәҗәгәте кире кагылды.
XS
SM
MD
LG