Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бишкәктә каршылык чаралары дәвам итә


Бишкәк үзәгендә, вакыттан елек президент сайлауларын һәм конституция реформаларын үткәрүне таләп иткән киң күләм каршылык чарасы дәвам итә. Бүген 4 меңләп кеше Дәүләт Радио һәм Телевидениесе бинасы янына килеп, аларга эфир бирүне таләп итте. Конституциягә яңа үзгәрешләрне Кыргызстан парламенты киләсе атнада карарга тиеш. Президент Курманбәк Бакиев ике еллап хакимияттә булганнан сөң оппозиция белән каты каршылыкка керде. Каршылык белдерүчеләр аны коррупция белән көрәшмәүдә һәм президент хакимиятен чикләгән конституциягә үзгәрешләрне кертергә теләмәүдә гаепли. Бакиев оппозиция, аңа каршы дәүләт түнтәрешен әзерли, ди . Әлегә кадәр урам җыеннары тыныч үтә, университет, мәктәп һәм башка оешмалар эшләп тора.
XS
SM
MD
LG