Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ющенко парламентны тарату карарыннан кайтырга әзер


Украина президенты Виктор Ющенко, әгәр дә парламент кайбер сәяси реформалар үткәрсә, парламентны тарату турындагы карарын гамәлдән чыгарырга әзер булуын белдерде. Ющенко моны бүген Киевта премьер-министр Виктор Янукович белән очрашудан соң әйтте. "Президент үз карарыннан кайтырга әзерме? Мин, әгәр дә билгеле бер чор өчен сәяси компромисска ирешелсә, ачык итеп әзер булуымны белдерергә телим" диде Ющенко. Ющенко парламент әгъзаларын парламент эшчәнлегенә караган 10-12-ләп үзгәреш кертергә чакырды. Ющенко ул үзгәрешләр аерым шәхесләрнең парламентта күпчелек төркемнәргә кушылып сайлау нәтиҗәләрен үзгәртүенә юл куймаска тиеш диде. Апрель башында президент парламентны таратып май ахырына яңа сайлаулар үткәрергә кушкан иде. Парламентта Янукович яклы күпчелек бу фәрманга буйсынудан баш тартты. Хәзер бу мәсьәләне конституция мәхкамәсе карый.
XS
SM
MD
LG