Гыйрак башкаласында полиция үзәгендә булган шартлауларда кимендә 12 кеше һәлак булды, 80ннән артыгы яраланды. Һөҗүм Багдадның Әл-Бәйаа бистәсендә булган, тирә-яктагы йортларга зиян килгән. Корбаннар арасында тыныч халык һәм полиция хезмәткәрләре бар.