Якшәмбедә Франциядә үткән президент сайлауларында хакимияттәге уңчы партия намзәте Nicolas Sarkozy тавышларның 31%, аның социалист көндәше Segolene Royal – 26% чамасын җыйган. Ике атнадан, 6 май көнне, алар арасында икенче тур сайлаулар үтәчәк. Тавыш бирүдә сайлаучыларның 84% катнашкан.