Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 07:48

Мысырда бәйсез журналист хөкем ителгән


Мысыр мәхкәмәсе журналист Ховәйда Тахуны, илнең мөнфәгәтләренә зыян китерүдә гаепләп, 6 ай төрмә хөкеме чыгарды.

Катарда урнашкан Ал-Җәзирә телевидениесе хезмәткәре булган Ховәйдә ханым, гыйнвар аенда Каһирә һава аланында тоткарланган иде. Анда, Мысыр төрмәлләрендә җазалаулар төшерелгән 50 видео тасма табылган. Мәхкәмә хәзерге вакытта Катарда булган журналистка, шулай ук, 5 мең доллар күләмендә штраф салды.

XS
SM
MD
LG