Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ющенко белән Янукович вакытыннан элек сайлаулар турында килеште


Украина президенты Виктор Ющенко белән премьер-министр Виктор Янукович вакытыннан элек парламент сайлаулары үткәрү турында килеште. Алар моны бүгенге сөйләшүләрдән соң матбугат очрашуында белдерде. Бу апрель башында Ющенконың парламентны таратып яңа сайлаулар үткәрү карарыннан соң башланган сәяси крисизның чишелүенә китерердәй килешү дип карала. Янукович һәм парламентта аны яклаучы күпчелек президент карарына буйсынудан баш картып конституцион мәхкамәгә мөрәҗәгәт иткән иде. Бәйсезлек мәйданында үз тарафдарлары алдында чыгыш ясап Янукович кризисны чишүнең бердән-бер юлы демократик һәм гадел сайлаулар үткәрү диде. Ющенко хәбәрчеләргә сайлаулар алдагы 2 айда үтәр кебек диде. "Сайлауларны демократик һәм гадел итеп уздыру өчен без барлык сайлау алды чараларын үткәрергә тиешбез. Демократик сайлаулар уздыру өчен барлык технологик процесслар, шул исәптән партия җыеннарын үткәрүләр, партия исемлекләрен теркәүләр, район сайлау комиссияләрен төзүләр, сайлау алды көрәше кәгазләрен бастырулар һәм башка гамәлләр зарур. Моның өчен 60 көн вакыт кирәк булырга мөмкин" диде Ющенко.
XS
SM
MD
LG