Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рухи авырулар хастаханәсендә янгын 3 кешене үтерде


Русия рәсмиләре Ростов өлкәсендәге бер рухи авырулар хастаханәсендә янгын 3 кешене үтерде, унлап кешене яралады дип белдерә. Таң актанда булган янгынның сәбәбе әле билгеле түгел. Җирле прокуратура җинаять эше ачты. Берничә атна элек Русиядә бер картлар йортында янгын 63 кешене үтергән иде. Рәсмиләр корбаннарның күп булуына иминлек чаралары күрелмәү һәм дөрес төзелмәү сәбәпче диләр.
XS
SM
MD
LG