Әфганстанның Лагъман виләятендә бер кечкенә автобус җиргә куелган бомбага юлыгып шартлаудан 4 цивиль һәлак булды, 7-әү яраланды.
Лагъман полиция башлыгы урынбасары әйтүенчә, шартлау өлкә башкаласы Митарламнан 5 чакрымда булган.
Аның әйтүенчә, полиция якшәмбе көнне шул ук юлда башка бер бомбаны табып зарарсызландырган булган.