Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таиландта шартлау 7 хәрбине үтерде


Таиландның көньягында йулга куелган бомба шартлаудан 7 таи хәрбие һәлак булды. Полиция әйтүенчә, хәрбиләр Наративат виләятендә машинада барганда алар янында бомба шартлаган. Таиландның 3 виләятендә - Паттани, Яла һәм Наративатта 2004 ел башында мөселманнар гыйсъяны башланганнан бирле көн саен диярлек булган шартлаулар, машинада утлы коралдан атып китүләр һәм башка төрле һөҗүмнәр нәтиҗәсендә 2 меңнән артык кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG