Наһр әл-Бәред: Либанда кичә 40 кеше үлгән канлы бәрелештән соң бүген, илнең төньягында хәрбиләр белән исламчы экстремистлар арасында кораллы бәрелешләр булды. Хәрбиләр белән Триполи шәһәренең төньягына якын, Нәһр әл-Бәред Фәлестинле качаклар лагерына сыенган экстремистлар арасында авыр утлы корал атышлары булды.
Шул ук вакытта бүген Бәйрүтнең христиан бистәсендәге бер сәүдә үзәге янында булган бомба шартлаудан, бер хатын үлде, кимендә 9 кеше яраланды.