Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран президенты Тәһран белән Минскиның басымга бирелмиячәген белдерә


Иран президенты Мәхмүд Әхмади Нәҗат Тәһран һәм Минскинең басымнарга каршы торачагын белдерде. Әхмади Нәҗат үз иле һәм Беларусь халыкара басымнарга бирелмиячәк дип белдерде. Беларуська рәсми сәфәренең соңгы көнендә ясаган чыгышында Әхмади Нәҗат киләчәк бәйсез булырга теләгән халыкларныкы булачак, кемнеңдер өстәндә хакимият булдырырга тырышкан илләрнең киләчәге юк диде. Кушма Штатлар һәм Европа берлеге Иранны уран баетуын туктатырга басым ясый, Беларусны кеше хокукларын һәм демократик кануннарны кайгыртырга чакыра.
XS
SM
MD
LG