Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндия татарлары янына илбашы килә


Җомга 25 май көнне Финляндия президенты Тарья Һалонен Һелсинкида татар Ислам җәмгыятенә килә. Бу - Тарья ханымның татар үзәгенә беренче килүе. Мәҗлес - Финляндия бәйсезлегенең 90 еллыгы уңаеннан оештырыла. Президент татар җәмгыятенең эше белән танышачак, татар җырларын, биюләрен карыячак, җәмгыятнең 200ләп әгъзасе белән бергә аш мәҗлесендә катнашачак. Финляндия татарлары президент ханым өчен бүләккә Казанда махус чигелгән читек һәм аның ире өчен түбәтәй әзерләп куйган.
XS
SM
MD
LG