Әфганстанның көньяк-көнчыгыш Пактика виләятендә юлга куелган бомба шартлап 6 полиция хезмәткәрен һәм район башлыгын үтерде.
Пактика виләяте башлыгы Әкрәм Хпалуак бу һөҗүм өчен Талибан сугышчыларын гаепләде.
Бүген Әфганстанның 2 урынында булган һөҗүмнәр нәтиҗәсендә кимендә 10 әфганлы һәлак булды.
Рәсмиләр әйтүенчә, Әфган һәм АКШ җитәкчелегендәге коалиция көчләре кичә илнең көньягында 2 бәрелештә Талибанчылыкта шикләнелгән 18 кешене үтергән.