Accessibility links

Кайнар хәбәр

Муратов журналистларның үтерелүен тикшерүче оешма булдырырга чакыра


Мәскәү – "Новая Газета"ның баш мөхәррире Дмитрий Муратов журналистларның үтерелүен тикшерүче махсус бүлек оештырырга тәкъдим итте. Бу белдерүен ул бүген Мәскәүдә Халыкара Журналистлар Федерациясе җыены алдыннан ясады. Анна Политковская һәм башка журналистларның үтерелү очракларының тикшерү барышына Муратов тәнкыйть белдерде.

Мәскәүдә ачылган корылтайның көн тәртибендә журналистларның иминлеге, матбугатның җаваплылыгы кебек мәсьәләләр бар. Халыкара Журналистлар Федерациясенә 150дән артык илнең Журналистлар берлекләре керә. Мондый җыеннар 3 елга бер үтә. Русия башкаласында ул беренче тапкыр үткәрелә.
XS
SM
MD
LG