Бишкәк – Бүген Кыргызстанның көньягындагы Ош шәһәрендә, берничә бәйсез гәзит урнашкан бинада шартлау булган. Милиция вәкиле Замирбәк Садыков безнең хәбәрчегә әйтүенчә, шартлау, журналистлар бүлмәсе янындагы бәдрәфтә булган:
"Шартлау шактый көчле булган. Бәдрәфнең 3 дивары җимерелгән. Журналистлар утырган күрше бүлмәгә дә зыян килгән, тәрәзәләр ватылган" диде милиция вәкиле.
Безнең хәбәрчебез әйтүенчә, милиция, шартлауга катышы булуда шикләнелгән бер хатын-кызны тоткарлаган.
* * *
Кыргызстаннан килгән тагын бер хәбәр. Президент каршындагы сәләмәтлек саклау бүлеге премиер-министр Алмазбәк Атамбаевның билгесез агу белән агуланган булуын раслаган. Атамбаев 11 май көнне эш бүлмәсендә бер чинаяк су эчкәннән соң 2 көнгә аңын югалткан булган. Үзе ул моны "берәр хөкүмәт рәсмиенең" эше дип саный.