Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Кореаның акчалары азат ителгән


Макау – Төньяк Кореаның Макау банкындагы туңдырылган хисапларының күбесе янә эретелгән. Бу турыда бүген Макау рәсмиләре хәбәр итте. 25 миллион доллар күләмендә акча, Кушма Шталар банкны ачка юуда гаепләгәннән соң туңдырылган иде. Җавап итеп рәсми Пхеньян, хисаплар эретелми торып, Йоңбйон атом реакторын ябу эшенә керешмячәген белдергән иде. Макаудан килгән хәбәргә караганда, хәзер моңа юл ачыла. Акчаларның кайда күчерелгәне турында мәгълүмәт юк.
XS
SM
MD
LG