Accessibility links

Кайнар хәбәр

Романия депутатлары Марти хисабына протест белдерде


Страссбург – Бер төркем Романия депутатлары бүген Европа Шурасының Парламент мәҗлесен ташлап чыгып китте. Бу гамәле белән алар Романия Америка күзләү идарәсенең яшерен төрмәләрен үзендә сыендырган дигән хисапка протест белдерде. Швейцария депутаты Дик Марти, Европаның хокук яклау оешмалары исеменнән әзерләгән хисапта, Америка күзләү идарәсе, террорчылыкта шикләнелгән кешеләрдән сорау алу өчен, Романия һәм Польшада яшерен төрмәләр тоткан, һәм бу җирле җитәкчеләр рөхсәте белән эшләнгән, дигән нәтиҗә ясалган.

Романия депутатлары, бу гаепләвләр нигезсез дип, Марти хисабына протест белдерде.
XS
SM
MD
LG