Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда коалиция һава һөҗүмендә тыныч халыкның үлүе турында хәбәр ителә


Азатлык радиосының Әфганстандагы хәбәрчеләре әйтүенчә, җомга кичендә илнең көнягындагы Һелманд виләятендә АКШ җитәкчелегендәге коалициянең һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә тыныч халык арасында корбаннар булган. Ничә кеше үлгән яки яраланган булуы билгесез диелә. Җирле рәсмиләр исә кимендә 30 кеше, шул исәптән хатын-кызлар һәм балалар һәлак булды ди. Төбәктә Талибанга кашры сугыш алып баручы коалиция рәсмиләре бу хәбәрләрне тикшерүләре турында белдерә. Күптән түгел Әфган президенты Хәмит Карзаи чит ил көчләрен сак эш итмәүдә гаепләгән иде.
XS
SM
MD
LG