Газзә сызыгыгннан Русия һәм БДБ илләре ватандашларыннан торгпан тагын бер төркемне күчерү башланды. Израильдәге Русия илчелеге хәбәрләренә караганда бүген күчеп китәргә теләүчләр исемлегендә 160 кеше. Шуларның 124-е Русия ватандашы. Башлыча алар фәлестинлеләрнең хатыннары һәм балалары. Алар Газзә сызыгын “Хәмас” төркеме үз кулына алганнан соң кискенләшеп киткән вәзгыяткә бәйле рәвештә, Газзәдән китәргә карар кылган. Беренче төркем - Русия һәм Белорус ватандашларын Газзәдән 20 июньдә чыгарганнар иде.