Accessibility links

Русия Индонезиягә $1 миллиард бирә


Җакарта – Русия Индонезиягә 1 миллиард доллар күләмендә кредит бирәчәк. Бу акча Русиядән боралаклар, танклар, су асты көймәләре алуга тотылачак. Шушы һәм башка килешүләр бүген Индонезия башкаласында Русия президенты Владимир Путин катнашында имзаланды.

Индонезия президенты Сусило Юдхойоно җавап итеп, Русия туристларына виза тәртибен җиңеләйтергә вәгъдә иткән.

Путин Җакартада, Сиднейга Азия-Тын океан саммитына барышлый, бер көнгә тукталды.
XS
SM
MD
LG