Мәскәү белән Тәһран Америка Кушма Штатларының Иранга карата яңа чикләүләр кертүенә ризасызлыкта уртак фикердә тора. Русия президенты Владимир Путин фикеренчә, әлеге чикләүләр “Иранны почмакка китереп кысачак” һәм вәзгыятьне тагын да катлауландырачак кына. Иран Чит ил эшләре министрлыгы Америка Кушма Штатлары халыкара кануннарны боза, дип белдерде.
Яңа чикләүләр турында атнакич көнне игълан ителде. Америка Кушма Штатлары дәүләт секретаре Кондолиза Райс белән финанслар министры Генри Поулсонның белдерүендә әйтелгәнчә, әлеге чикләүләр Иран Саклану министрлыгына, Ислам инкыйлабы сакчылары берләшмәсенә, шулай ук кайбер банкларга, ширкәтләргә һәм аерым кешеләргә кагыла.
Чикләүләрнең максаты – Иранны үзенең атом программасыннан һәм Гыйрактагы гыйсьянчыларга ярдәм итүдән ваз кичтерү.