Исламабад – Пакыстан башкаласыннан килгән хәбәрләргә караганда, бу илдә 8 гыйнварга билгеләнгән парламент сайлавы кичектерелергә ошаган. Чәршәмбедә Пакыстан президенты Пәрвәз Мөшәррәф махсус мөрәҗәгать ясарга җыена. Бүген илнең сайлау комиссиясе вәкиле Канвар Дилшат, сайлауны билгеләнгән вакытта үткәреп булмас, дигән белдерү ясады. Дилшат сүзләренчә, яңа сайлау вакыты иртәгә игълан ителәчәк. Ихтимал, ул февраль ае булыр, диде ул.
Узган атнада оппозиция җитәкчесе Биназир Бһутто үтерелгәннән соң, илдә башланган чуалышлар нәтиҗәсендә 40-тан артык кеше һәлак булды.
Узган атнада оппозиция җитәкчесе Биназир Бһутто үтерелгәннән соң, илдә башланган чуалышлар нәтиҗәсендә 40-тан артык кеше һәлак булды.
Биназир Бһутто үтерелү эшен тикшерүдә Британия полициясе ярдәм итәчәк. Бу турыда бүгент Пакыстан президенты Пәрвәз Мөшәррәф телевидение аша ясаган чыгышында белдерде. Бһуттоның тарафдарлары аны Талибан тарафлы көчләр үтергән дигән рәсми аңлатманы кире кага.