Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта шыгыйларның Гашура бәйрәме, иминлек чаралары күрелә


Кербала – Гыйракның бу шәһәрендә шыгыйларның Гашура бәйрәме уңаеннан 2 миллион чамасы кеше җыелган. Полиция көчәйтелгән иминлек чаралары күрә.

Басра һәм Нассирия шәһәрләрендә шыгыйларның "Күк гаскәре" дип аталган кораллы төркеме белән полиция арасында атышулар булган.

Җомга көнне бу төркемнең полициягә һөҗүме нәтиҗәсендә 70-кә якын кеше үлгән иде.

Төньяктагы Тал Афар шәһәрендә гыйсьянчылар Гашура бәйрәмендә катнашкан шыгыйларга ут ачкан, нәтиҗәдә 7 кеше һәлак булган.

Төньяктагы Киркук шәһәрендә Гашура вакытында булган шартау нәтиҗәсендә 2 шыгый һәлак булган.
XS
SM
MD
LG