Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күзәтүчеләргә чакырулар җибәрелә башлаган


Мәскәү – Русиянең үзәк сайлау комиссиясе президент сайлавын күзәтүчеләргә беренче 129 чакыруын җибәргән.

Комиссия вәкиле Игорь Борисов сүзләренчә, берничә чакыру Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасына да җибәрелгән. Оешма вәкилләре күзәтүчеләр санын арттырырга сораган.

2 март президент сайлавына Русия чит илдән 400 күзәтүче генә чакырмакчы. Узган елларда күзәтүчеләр саны меңнән артык иде.
XS
SM
MD
LG