Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдиниҗат АКШны Иран белән гарәпләр арасында киеренкелек чыгаруда гаепли


Мәхмүт Әхмәдиниҗат
Мәхмүт Әхмәдиниҗат
Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат Кушма Штатларны Иран белән гарәп дөньясы арасында киеренкелек чыгарырга маташуда гаепләде һәм бу эш барып чыкмаячак диде.

Әхмәдиниҗатның Гаскәр көне парадындагы бу чыгышы телевидение аша бар илгә күрсәтелде.

Якшәмбе көнне Фарсы култыгындагы гарәп илләре Тәһранны үз эшләренә тыкшынуда гаепләде.

Риядта үткән очрашуда Фарсы култыгы хезмәттәшлек шурасына кергән алты ил – Бәһрәйн, Күвәйт, Оман, Катар, Согуд Гарәбстаны һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре министрлары Иранны “провокацияләрне” туктатырга чакырды.

Согуд Гарәбстаны, әгәр үз дипломатлары Тәһранда яхшырак сакланмаса, аларны кире чакырту белән янады.

Әхмәдиниҗат АКШны киеренкелек чыгаруда гаепли
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:29 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG