Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума ришвәтчелек өчен җәзаны кырыслата


Русия Дәүләт Думасы Җинаять кодексына аеруча зур күләмдә ришвәт алган өчен штраф күләмен йөз мәртәбә арттыручы үзгәрешне икенче укылышта хуплады.

Бу үзгәрешләрне президент Дмитрий Медведев тәкъдим иткән иде. Җәза ришвәт зурлыгына карап төрле рәвештә билгеләнә. 25 мең сумга кадәр ришвәт «гадәти» дип, миллион сумнан артык ришвәт «аеруча зур» дип бәяләнә.

Президентның Думадагы вәкиле Гарри Минх әйтүенчә, былтыр ришвәтчелек өчен барлык хөкем ителгәннәрнең бары өч проценты гына аеруча зур ришвәт өчен хөкем ителгән.
XS
SM
MD
LG