Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италия һәм Франция дә Либиягә хәрби белгечләр җибәрә


Франция белән Британиянең Либиядә Мөәммәр Каддафига каршы сугышучы гыйсъянчыларга ярдәм итү чарасына Италия дә кушыла.

Италия саклану министры Игнацио ля Русса Либиягә ун хәрби белгечнең җибәрелүен игълан итте.

Бүген Франция дә Күчеш милли шурасына тыныч халыкны сакларга ярдәм итү өчен Либиягә хәрби элемтәчеләрен җибәрәчәген белдергән иде.

Сишәмбе Британия тышкы эшләр министры Уильям Һейг Лондонның Либиягә 12 хәрби белгеч җибәрәчәген әйтте.

Өч ил дә аларның хәрби чараларда катнашмаячагын тәкърарлый.
XS
SM
MD
LG