Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бангладышта паром казасында 26 кеше һәлак булды


Бангладышның көнчыгышында паром казасында 26 кеше һәлак булды.

Коткаручылар әйтүенчә, корбаннар саны тагын да күбрәк булырга мөмкин. Паромда булган дистәләрчә юлчы әлегә табылмаган.

Паромда барлыгы йөздән артык кеше булган.

Пәнҗешәмбе иртәсендә Мегна елгасы аша чыгучы паром берничә көн элек баткан йөк корабы калдыкларына бәрелгән.
XS
SM
MD
LG