Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дубай көндәлеге. Aлтынчы көн


Отель ишеген атлап чыкканда ук бүген диңгез белән артык мавыкмаска, җомга намазына мәчеткә барырга кирәк дип ниятләдем. Автобус диңгездән 15.30 да гына алып кайта, тагын таксига 350 сум акча кирәк була инде.

Сөбханаллаһ! Автобуста бер үзем. Шоферны ничек кирәк алай ризалатырга кирәк инде. Унбиш минут вакытым китсә китте, шофер ризалашты. “Эштән кусалар, Русиягә килерсең,” дидем. Үзе Шри- Ланкадан икән. Кемне кайдан гына җыймаган бу бай Дубай.

Диңгездән кайтышлый ук тәрәзәдән күзәтеп барам, бездә Сабантуйга агылган кебек, халык мәчеткә агыла. Менә бит мөселман иле икәнлеге күренеп тора. Беренче көнне бүлмәгә килеп кергәч тә намаз уку өчен кыйбла эзләгәндә мөселман дәүләте икәнлегенә инанган идем. Өстәлгә башта гарәпчә, аннан инглизчә калайга кыйбла дип язып ук куйганнар.

Мәчет тирәсе тулы машина, автобуслар. Ир-атлар хәтта мәчеткә сыймыйча ишекгалдында да намазга баскан, хатын-кызлар да хәйран. Күбрәк балалары белән килгәннәр. Унлап бала мукәләп йөри, ник бер тавышлары чыксын.

Кайтыр вакыт та җитеп килә. Әле мин бер бүләк тә алмаган, бер экскурсиягә дә бармаган. Һаман да шул байларга шаккатып улыма, апама бүләкләр алам. Нишләп бу байларны Русиягә кар күрсәтергә чакырмыйлар икән. Сөбханаллаһ! Тәрәзә артында кар ява!

Дубаида тәрәзә артында кар ява
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:05 0:00


Күрмәгәннәр кыш күрсен дип бер бүлмәгә кыш ясаганнар. Таулы-чаңгылы курорт, диделәр. Шул бүлмәгә киенеп кереп кар атышып уйныйлар, чаңгы шуалар. Алдарсың боларны. Акча әрәм итеп Русиягә килеп кар карамаслар шул!

Сәүдә үзәгеннән төнге уникедә генә кайттым. Кибетләр монда, бигрәк тә ял көннәрендә, төн буе эшли. Ә бүген - җомга. Биредә ул ял көне.

Разыя Әхмәтҗанова
Карадуган авылы, Балтач районы

Дубай көндәлеге. Беренче көн
Дубай көндәлеге. Икенче көн
Дубай көндәлеге. Өченче көн
Дубай көндәлеге. Дүртенче көн
Дубай көндәлеге. Бишенче көн
Дубай көндәлеге. Aлтынчы көн
Дубай көндәлеге. Җиденче көн
Дубай көндәлеге. Сигезенче көн
XS
SM
MD
LG