Accessibility links

Кайнар хәбәр

2022 елның мартыннан Русия мәхкәмәләренә гаскәрне "кимсетү" турында тугыз меңнән артык беркетмә кергән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шуларның 9086сы - район мәхкәмәләренә, 12се - хәрби мәхкәмәләргә.

2022 елның март ае башыннан бу елның марты ахырына кадәр Русиядә мәхкәмәләргә гаскәрне "дискредитацияләү" турында 9098 беркетмә кергән. Моны "Медиазона" исәпләп чыгарган.

Шуларның 9086сы - район мәхкәмәләренә, 12се - хәрби мәхкәмәләргә.

Русия куәт оешмалары һәм мәхкәмәләре сугышка каршы караш дип табылырдай яки Украинаны хуплау дип бәйләп булырдай теләсә нинди гамәлне һәм сүзләрне гаскәрне "кимсетү" дип саный. Бу маддә нигезендә, мәсәлән, Украина президенты Владимир Зеленский турында күргән төшен сөйләгән өчен Чита егетен штрафка тарттылар.

Дискредитация турындагы канун кабул ителүнең икенче көнендә Мәскәүдә мәхкәмә башкала үзәгендә сары-зәңгәр кроссовкаларда тоткарланган 40 яшьлек ир кешегә ун мең сум күләмендә штраф билгеләде. Украин җырлары тыңлаган яки ресторанда Украинадагы сугыш турында сөйләшкән өчен дә шушы маддә нигезендә җаваплылыкка тарттылар.

Гаскәрне "кимсетү" маддәсе 2022 елның мартында гамәлгә кертте. Гражданнар өчен штраф күләме - иң күбе 100 мең сум, вазифаи затларга - 300 мең сум, юридик затларга - бер миллион сум. Гаскәрне бер ел эчендә тагын бер тапкыр "дискредитацияләү"дән соң Русия куәт оешмалары Җинять кодексының 280.3нче мадәсе нигезендә җинаять эше ачарга мөмкин.

  • Азатлык Татарстанда гаскәрне "кимсетү"дә гаепләнүчеләр турында даими язып тора. Аерым алганда Түбән Камада, Чаллыда, Казандагы очраклар турында хәбәр ителде.
  • Башкортстанда да мондый очраклар турында даими хәбәр ителә. Әйтик Иглин районара мәхкәмәсе 75 яшьлек Зәйнулла Гаджиевны армияне "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапты һәм 100 мең сум штраф салды.
    Уфадагы мәхкәмә сугышка каршы постлары өчен Дмитрий Шаталинга 30 мең сум штраф салган иде.
  • Башкортстанда әләкләү очраклары да булып тора. Былтыр июнь аенда башкортларны Украинага "урыс дөньясы өчен сугышырга" җибәрүгә каршы чыккан кызны полиция тикшерде. Бу фикерне башка бер кулланучы күреп калган һәм моны гаскәрне "кимсетү" дип кабул итеп, кыз өстеннән полициягә әләк язган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG