Бүген, 6 мартта ЛДПР депутатлары Думага Икенче дөнья сугышында җиңүгә 80 ел тулу белән бәйле амнистия игълан итү карары кертәчәк. Документ өлгесе авыр булмаган һәм уртача авырлыкта җинаятьләр кылып беренче тапкыр хөкем ителгәннәрне азат итүне күз уңында тота. Бу хакта "Новости" агентлыгы җиткерә.
"Без даими рәвештә амнистия өлгеләре кертеп тордык, Думага бу аерым хокукыннан ешрак файдалануны тәкъдим иттек. Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан мондый мәрхәмәтлелек гамәле каралырга тиеш дип саныйбыз", дигән документ авторларының берсе, депутат Ярослав Нилов. Аның әйтүенчә, җаваплылыкка тартылган кешеләрнең күпчелеге контракт төзеп Украинага каршы сугышырга киткән. Әмма авыр булмаган җинаятьләр кылып хөкем ителгән инвалидлар, балигъ булмаган хатын-кызлар рәшәткә артында кала бирә.
Амнистия кысаларында "Ватанны саклау белән бәйле хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан", Совет берлеге яки Русиянең дәүләт бүләкләрен алган, балигъ булмаган тоткыннарны, инвалид балалары булган яки көмәнле хатын-кызларны азат итү күз уңында тотыла. Шулай ук балигълык яшенә җитмәгән балалары булган ялгыз ирләрне, 65 яшьтән өлкән ирләрне һәм 60 яшьтән өлкән хатын-кызларны да исемлеккә кертмәкчеләр. Моннан тыш I һәм II төркем инвалидларны, өченче яки дүртенче дәрәҗәдә яман шеш белән авыручыларны иреккә чыгару тәкъдим ителә.
Документ өлгесе җинаятьне саксызлык аркасында кылучыларны азат итүне күз уңында тота. Амнистиягә шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгәннәр, җәза үтәү вакыты кичектерелгәннәр, иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәза төре бирелгән кешеләр дә эләгә.
Февраль уртасында Икенче дөнья сугышында җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан амнистия игълан итү карары өлгесен КПРФ депутатлары да керткән иде.
Быел февраль башында "Баймак эше" нигезендә тоткарланганнарның туганнары Дума рәисеннән амнистия сорап мөрәҗәгать яздырган иде.
Шулай ук "Вконтакте" социаль челтәрендә Володинга шундый ук үтенеч белән петиция чыкты. Кешеләр мәхкәмә янына үзләрен ишетсеннәр өчен генә чыкты һәм Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков та Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр булмады дип рәсми белдергән иде, диелә петициядә.
Башкортстан активисты Буранбай Әскәровның Русия Думасы рәисе Вячеслав Володин исеменә язылган мөрәҗәгате чыккан иде, ул да амнистия сорады.
- Былтыр 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды.
- Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
- Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
- "Аспекты" белешмәләренә күрә, "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган. Шулар арасында Рифат Даутов тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде, Миннияр Байгускаров сорау алулардан соң асылынды, Зәки Ильясов комага китте. Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды.
- Бер ел узуга Русиянең тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин "Баймак эше" нигезендә ничә кешенең мәхкәмә каршына басуын әйтте. Аның исемлегендә 67 кеше. Әмма Бастыркин исемелегендә тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлгән Рифат Даутов һәм сорау алудан соң үз-үзенә кул салган Миңнияр Байгускаров юк.
- Прокуратура үтенече белән "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең мәхкәмәләре Башкортстаннан читтә үтә. Хәзерге вакытта бүгенге хөкем карарларын да исәпкә алганда, 21 кешегә хөкем карарлары игълан ителде.
- "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр арасында иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. Былтыр 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.
- 2024 елның 5 декабрендә Тольяттиның Үзәк район мәхкәмәсендә (Самар өлкәсе) "Баймак эше"ндә гаепләнүче өч кешегә - Халид Ишкуәтовка, Илфат Ишморатовка һәм Закир Колмөхәммәтовка хөкем карары игълан ителгән иде. Ишкуәтовны 5,5 елга гомуми тәртипле колониягә, Ишморатов белән Колмөхәммәтовны - 4,5әр ел колониягә хөкем иттеләр.
- 24 декабрьдә Удмуртия республикасының Ижау шәһәрендәге мәхкәмә биш кешегә хөкем карарлары чыгарды. Илнар Асылгуҗин, Айгиз Ишмурзин һәм Рафил Үтәбаевны — 8,5 ел колониягә хөкем иткәннәр, Фәнгиз Шәрифгалиевны — 5,5 елга, Фәнүр Хаҗинны — алты елга утыртканнар. Бу — "Баймак эше"ндә әлегә иң зур җәза мөддәтләре.
- 28 гыйнварда Самарның Промышленный районы мәхкәмәсенең "Баймак эше"ндә гаепләнүче 29 яшьлек Минзия Әдъгамованы дүрт ел колониягә хөкем итүе билгеле булды. Мәхкәмә аңа җәзаны кичектереп торырга булган, чөнки аның балаларына әле 14 яшь тулмаган. Аннан читкә чыкмау турында имза алганнар һәм иреккә чыгарганнар диелә. Әдъгамова "Баймак эше"ндә йорт сагына утыртылган бердәнбер кеше иде.
- 7 февральдә Ижаудагы Ленин район мәхкәмәсе 2024 елның гыйнварында Баймакта экоактивист Фаил Алсыновны яклап чыккан җыенда катнашкан алты кешене хөкем итте. Айтуган Малабаев белән Вилүр Карачурин 5әр ел колониягә хөкем ителде. Данис Үзәнбаев, Азат Мирзин, Фатих Әхмәтшин һәм Венер Яубасаровка 4,5 ел бирелде. "Баймак эше"нең бу фигурантлары "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллануда" гаепләнде.
- 26 февральдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге Ленин районы мәхкәмәсе хөкемдары Алексей Алексеев "Баймак эше"ндә гаепләнүче биш кешегә: Айтуган Абдуллинга, Денис Икбаевка, Мурат Бикбулатовка, Илмир Рыскуловка һәм Айбулат Нигъмәтовка хөкем карарлары игълан итте. Аларның һәркайсын бишәр елга ирекләреннән мәхрүм иткәннәр һәм гомуми тәртипле төзәтү колониясенә җибәргәннәр.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум