Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:31

2013 ел Башкортстан татарлары өчен гадәти елларның берсе булды. Ул югалтулар-табышлар, төрле чаралар белән узды. Шуларның иң зурларын искә төшереп узыйк.

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетының татар теле бүлеге агымдагы елда төрле чаралар уздыру үзәгенә әйләнде. Бу татар кафедрасына яшь һәм гайрәтле җитәкче килүе белән бәйле. Кафедраны моңа кадәр Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлекчәсе кафедрасы мөдире вазифасын башкарган филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насипов җитәкләде.

2013 елда татар бүлеге Зариф Бәширинең 125 еллыгы уңаеннан Башкортстандагы татар әдәбиятының торышы турында фәнни-гамәли конференция, Әхмәт Ерикәйнең юбилее һәм җыр турында конференцияләр, төрле милләт студентлары катнашлыгында “Ана теле” исемле чара, академик Мирфатыйх Зәкиевның 85 яше һәм якташ шагыйрь Роберт Миңнуллинның 65 яше уңаеннан чаралар, “Туган як әдипләре” исемле китап туе уздырды. Бу китапны төзүчеләрнең берсе әлеге кафедра доценты Альбина Хәлиуллина. Башкортстанда яшәп иҗат итүче язучыларның тормышы һәм иҗаты, әдәби әсәрләре тупланган бу китап 2013 Ел китабы дип табылды.

Педагогия университетында читтән торып уку бүлеге дүрт ел элек бетерелгән иде. 2013тә ул кабат тергезелде.

Башкортстан дәүләт университеты Стәрлетамак бүлекчәсенең татар бүлеге 2013 елда Фольклор бәйрәме һәм укучылар арасында сәнгатьле уку бәйгесе уздырды. Башкортстанда моңа кадәр фольклор бәйрәмнәре узганы юк иде.

Башкортстан дәүләт университетының Бөре бүлекчәсе татар бүлегенә студентлар җыя алмау сәбәпле беренче курска кабул итү булмады.

Татар җәмәгатьчелек оешмалары эшчәнлегенә килгәндә, Милли-мәдәни мөхтәрият “Татар гаиләсе”, “Тукай моңнары” исемле бәйрәм, ел ахырында эшчәнлеккә йомгак ясап “Без – бергә, без – бердәм!” исемле чаралар уздырды. “Ефәк юлы буйлап” исемле Казакъстан-Уфа авточабышчыларын кабул итеп зур бәйрәм оештырды. Мөхтәрият җитәкчесе кысылышы белән берничә райондагы татар мәктәбе сакланып калды. Шулай ук Бәләбәй татар гимназиясен киңәйтү эшләре белән бәйле каршылыклар туктатылды.

Башкортстан татар конгрессы Миякә татарлары җыенын уздыруда катнашты. Оешма шулай ук икенче яртыеллыкта ике тапкыр зур итеп җыелыш уздырды. Берничә ел тукталып торганнан соң татар сылуларының “Нәүруз гүзәле” бәйгесен уздырды.

Сәхибҗамал исемендәге татар хатын-кызлар оешмасы Уфада һәм районнарда “Матур булсын күлмәгең” исемле чаралар, Нур театры бинасында шагыйрәләр кичәсе уздырды. Америкада яшәп иҗат итүче татар шагыйрәсе Нурия Измайлова белән очрашу үткәрде.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге татар теле статусын яклап бер пикет үткәрде. Җиңү көне, Өлкәннәр көне һәм Яңа ел уңаеннан чәй табыннары уздырды. Оешма каршында “Фикер” клубы оештырылды, ләкин аның бер утырышы да узмады. ТИҮ бу елны Бату хан елы дип игълан иткән иде. Бату хан елы уңаеннан бер чара да узмады. Оешма әгъзалык таныклыклары булдырды.

Ике дистәгә якын татар оешмаларының калганнарының ел барышында җаны-тыны ишетелмәде.

Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе Рамил Бигнов вазифасыннан китте. Аның урынына этносәясәтче, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков сайланды. Ул рәис булган ярты елда нибары бер тапкыр җыелыш узды.

Башкортстан Язучылар берлеге каршында эшләгән татар берләшмәсе беренче тапкыр татар телендә иҗат итүчеләрне җыйды. Зәйнәп Биишева исемендәге дәүләт “Китап” нәшриятында татар телендә нибары биш китап чыкты. Алар арасында шагыйрь Рәсим Шәфи-Рәхмәтнең “Соңгы тукталыш”, Хисаметдин Исмәгыйлевның “Зимагурлар” исемле проза китаплары үз җанрларындагы иң яхшы Ел китаплары дип табылды.

Башкортстан һәм Татарстан язучылары “Әмирхан Еники эзләре буенча” исемле авточабыш уздырды.

2012 елда нәшер ителә башлаган бәйсез “Сөенче” гәзите финанс авырлыклар сәбәпле нәшер ителүдән тукталды. Экстремистлыкта гаепләнгән бәйсез “Татар, уян!” интернет сәхифәсе мәхкәмә карары белән ябылды. Аны оештыручы Радик Нуретдин 80 мең сум штафка хөкем ителде.

Уфа "Нур" татар дәүләт театры артистлары һәм театр җитәкчелеге арасындагы каршылык ел буе дәвам итте. Урыс рәссамы Владимир Любаровның хикәяләре һәм картиналары нигезендә куелган “Авыл әкәмәтләре” исемле премьерадан тамашачылар чыгып китте. Мондый хәлнең театр тарихында булганы юк иде.

Елан елында бакыйлыкка күчүчеләр арасында Татар язучылары берләшмәсе рәисе, шагыйрь Марис Нәзиров һәм Башкортстанның халык язучысы керәшен татары Нәҗип Асанбай да бар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG