Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Крокус"тагы теракттан соң Татарстанда полиция мигрантларны тикшереп 566 рейд үткәргән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Былтыр полиция ел буена мигрантларны 2,8 мең тапкыр тикшергән булса, быел ел башыннан гына башлап та мондый рейдлар саны 2,5 меңгә җиткән диелә.

Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл"да теракт булганнан соң Татарстанда полиция "миграция канунын бозучыларны ачыклау өчен" 566 тапкыр "тикшерү чаралары" үткәргән. Бу хакта Татарстан эчке эшләр министрлыгына сылтама белән "Бизнес Online" яза.

Узган ел оешма шундый 2,8 мең рейд үткәргән. Ә быел ел башыннан башлап кына да мондый тикшерүләр саны 2,5 меңнән артып киткән, дип белдергән басмага куәт оешмаларына якын чыганагы.

Полиция мигрантларның яшәү һәм эшләү урыннарына барган.

Татарстан мәхкәмә департаменты идарәсе белешмәләренә күрә, 2024 елның 25 мартыннан 10 апреленә кадәр Татарстан мәхкәмәләре чит ил ватандашларын депортацияләү турында 248 карар кабул иткән.

  • Апрель башында Казанда эшче мигрантларны тикшерүләре хәбәр ителгән иде. Тәртип саклау оешмалары вәкилләре Казанның Совет, Киров һәм Мәскәү районнарындагы төзелеш барган урыннарда булган. Төзелеш мәйданчыкларыннан тыш, шәһәрдәге зур базарларны да тикшерүләре әйтелә.
  • "Крокус Сити Холлда" теракттан соң аны башкаруда һәм оештыруда катнашуда шикләнелгән тугыз кеше сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Әлеге вакыйгадан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды. Хокук яклаучы Валентина Чупик теракттан соң Русиядәге мигрантларны кысрыклаулары турында 8,5 мең мөрәҗәгать килде дип белдерде.
  • Моңа кадәр март аенда да Казандагы полиция мигрантлар арасында хәрби исәпкә куердай кешеләрне эзләп шәһәрнең зур төзелешләрендә рейдлар үткәргән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG