Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Артык йомшак карар". Прокуратура Лилия Чанышева эшен яңадан карага таләп итә


Лилия Чанышева мәхкәмә утырышларының берсендә, архив фотосы
Лилия Чанышева мәхкәмә утырышларының берсендә, архив фотосы

Уфадагы Навальный штабының элекке активистлары Лилия Чанышева һәм Рөстәм Мөлеков эше мәхкәмәдә яңадан каралачак. Баш прокуратура әлеге хөкем карары "йомшак" дип саный. Икесе дә 4 майга кадәр сак астына алынды. Колониядән кайсы тикшерү изоляторына күчерерләр — билгесез.

4 мартта Самардагы алтынчы кассация мәкхәмәсе Русия баш прокуратурасы таләбен канәгатьләндереп, Навальныйның Уфадагы элекке координаторы Лилия Чанышева һәм активист Рөстәм Мөлеков эшен кире карау өчен Башкортстан Югары мәхкәмәсенә җибәрү турында карар кабул итте.

Чанышева, Мөлеков һәм аларның адвокатларының гаепләү карарын гамәлдән чыгару мөрәҗәгатен мәхкәмә кире какты.

Прокуратура ни өчен бу эшне кире карауны сорый, Чанышеваның колониядә утыру шартлары нинди, ул кире тикшерү изоляторына китереләчәкме?

Белешмә: Лилия Чанышева

Лилия Чанышева — 1982 елның 6 февралендә Уфада туган, сәясәтче, активист, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе. (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды.) 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән сак астына алынды һәм Мәскәүдәге тикшерү изоляторына җибәрелде. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмәне җитәкләү" гаепләве белдерелде (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). 2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителде.

Мәхкәмә утырышы

Алтынчы кассация мәхкәмәсе утырышы 4 мартта ачык тәртиптә узды. Лилия Чанышева һәм Рөстәм Мөлеков анда видеоэлемтә аша колониядән катнашты, ә адвокатлар — Уфаның Совет районы мәхкәмәсе бинасыннан.

Утырыш алдыннан Чанышева соңгы атналарда ире белән ике тапкыр күрешүе турында сөйләде һәм "Баймак эше" фигурантларына теләктәшлек күрсәтергә чакырды. "Бирешмәгез һәм зыян күрүчеләргә ярдәм итегез, чөнки болай булырга тиеш түгел", диде ул.

Чанышева шулай ук хатын-кызларны 8 март белән котлады. "Сәламәтлек, мәхәббәт, бәхет! Хатын-кыз хокукларыгыз бозылмасын! - диде активист.

Матбугат чаралары язуынча, прокуратура вәкиле, мәхкәмәдә чыгыш ясап, Чанышева "уфаларны протестларга чыгуга котырткан" дигән.

Лилия Чанышева, Рөстәм Мөлеков һәм аларның адвокатлары исә кассация шикаятьләрен хуплауны сораган. Аерым алганда, Чанышева моңа кадәр булган хөкем карарларын гамәлдән чыгарып, аны аклауны сораган.

Активист Рөстәм Мөлеков үзен аклауны яки авыр чире аркасында азат итүне үтенгән.

Кыска тәнәфестән соң мәхкәмә Баш прокуратура таләбен канәгатьләндерү турында карар чыгарды. Чанышева һәм Мөлеков эшләре кире Башкортстанның Югары мәхкәмәсенә төшерелә, эшне яңа хөкемдарлар карарга тиеш. Ике активистны да ике айга, 4 майга кадәр сак астына алу карары чыкты.

Адвокат Сергей Макаренко Лилия Чанышева Пермь тикшерү изоляторларының берсендә тотылыр дип фаразлый. Апелляцияне караган вакытта Уфага китерүләре дә бар ди ул.

Прокуратура: 7,5 колония — артык йомшак карар

Былтыр ноябрьдә Русия баш прокуроры урынбасары Игорь Ткачев Лилия Чанышева эше белән бәйле шикаятьне яңадан карауны сорады. Ул Уфаның Киров районы мәхкәмәсенә кассация гаризасы тапшырды.

Ткачев алтынчы кассация мәхкәмәсеннән җинаять эшен яңа апелляция каравына җибәрүне, тик мәхкәмә составының башка булуын сорады.

Прокурор фикеренчә, хөкем карарын йомшартучы хәлләр дип китерелгән дәлилләр "шул кадәр йомшак җәза бирү өчен җитәрлек дип табыла алмый", чөнки аларга карап кына Чанышева гамәлләренең җәмгыятькә тудырган куркынычы кимеми. Ягъни, гаепләү мәхкәмә карарын — 7,5 елга иректән мәхрүм итүне — артык йомшак дип саный. Дәүләт гаепләүчесе аңа җәзаны кырыслатып 10 елга иректән мәхрүм итү карары чыгаруны таләп итә.

Аерым алганда, Баш прокуратура Чанышева "дәүләт хакимияте автиоритетын төшерү максатыннан халык арасында деструктив экстремистик кәефләр пропагандалауга юнәлтелгән" эш башкарган дип белдерә.

Баш прокурор фикеренчә, Чанышеваның "экстремистик эшчәнлеге, ягъни аның турыдан-туры котыртуы нәтиҗәсенңз 2021 елның гыйнвары һәм апрелендә Уфада 4,5 меңнән артык кеше канунсыз протест чараларында катнашкан, аларның 240ы административ җаваплылыкка тартылган".

Прокуратура шулай ук бу гамәлләр "ил күләмендә эшчәнлек алып баручы экстремистик берләшмәнең җинаятьчел ниятен тормышка ашыруның бер өлеше" булып торган дип саный.

Лилия Чанышева һәм аның адвокатлары, үз чиратында, Уфаның Киров районы мәхкәмәсенә һәм Башкортстан Югары мәхкәмәсе апелляция билгеләмәсенә кассация шикаяте тапшырды.

Чанышева хөкем карарлары сәясиләштерелгән дип саный. "Кануни һәм сәяси эшчәнлекне экстремистик һәм җинаяти дип тану" бу карарның сәясиләштерелүен күрәстә дигән ул шикаятьтә.

Гаризада шулай ук Чанышеваның гаебе эштәге материаллар нигезендә расланмый диелә. Активист Навальный штабыннан 2021 елның апрелендә үк — Нвальный штаблары экстремистик дип танылганга кадәр китүе турында белдерә.

Үз кассация шикаятен Рөстәм Мөлеков та тапшырган. Мөлеков — I төркем инвалид. Аны Пермь краеның 29нчы төзәтү колониясенә күчерделәр, атнасына өч тапкыр сакчылар һәм төрмә табибы озатуында ашыгыч ярдәм машинасы белән сивил хастаханәгә гемодиализга алып баралар, бу вакытта бөтен колония табибсыз кала. Шуңа колония Мөлековны азат итүне сораган иде, тик Пермь мәхкәмәсе баш тартты.

Чанышева адвокаты Рамил Гыйззәтуллин мәхкәмә утырышы алдыннан үзенең телеграм каналында "мөддәтләрне киметүгә өмет итеп булмый" дип язды.

— Мондый эшләрдә кассация "капчыктагы мәче" кебек, ләкин мәхкәмә карарлары ниндирәк булуын чамаларга кирәк. Хөкем ителүчеләрнең шикаятьләре кире кагылачак, без бит аклауны сорыйбыз. Прокуратура күрсәтмәсе дә кире кагылырга мөмкин, ләкин мөддәтне озайтулары яки штрафны арттырулары да бар, ә бәлки икесе дә, — диде адвокат.

Лилия Чанышева хатларында ниләр яза

2023 елның 4 декабреннән Лилия Чанышева Пермь крае Березники шәһәрендәге 28нче колониядә тотыла. 6 февральдә аның туган көне иде, өченче тапкыр ул аны рәшәткә артында уздыра.

"Өченче ел Лилия Чанышева әсирлектә, гаиләсеннән еракта. Бу туганнары һәм якыннары өчен бик авыр. Үз җиребездә бәхетле яшәү, ата-аналар булу, мәхәббәттә балалар тәрбияләү өчен гаилә кордык. 2021 елның 9 ноябреннән бирле минем бер гаепсез хатыным төрмәдә, — аңа әйберләр ташыйм, Мәскәүдә, Уфада, хәзер менә Березникида күрешүләргә йөрим. Үз балалары янына килгән, аларга ярдәм иткән, көчле булып калган йөзләгән хатыннарның — аналарның күзләрен күрәм. Никадәр авыр хатын-кызларга, аналарга безнең илдә... Төн караңгырак булган саен, таң якынрак. Кояш чыгачак", дип язган активистның ире Алмаз Гатин хатынының туган көненә. Аның хатыннан өзекне SOTAvision китерә.

Лилия Чанышева белән хат алышу кыенлашкан, чөнки колониядә "ЗонаТелеком" һәм "ФСИН-Письмо" хезмәтләреннән килгән электрон хатларны бастыру өчен принтер юк. Электрон почта аша язылган хатларны башта "Русия почтасы"ның Тула өлкәсендәге үзәгенә җибәрәләр, анда аларны бастырып, конвертларга салып гади почта аша колониягә җибәрләр. Бу хактлар ике, өч, хәтта дүрт атна килергә мөмкин.

Телефоннан сөйләшүләр белән дә проблем. "Әгәр отрядта бер атна дәвамында кемнеңдер яки берничә кешенең кагыйдә бозудары җыела икән, атналык шалтыратулардан бөтен отрядны мәхрүм итәләр. Телефоннар отряд яшәгән тулай торакта эленеп тора, ләкин отряд җитәкчесе аны үз карамагы белән генә кабыза", дип язган Чанышева 2024 елның 14 гыйнварында.

Икенче бер хатында Чанышева Яңа елдан "Коммерсантъ" һәм "Собеседник" газетлары алдыра башлавын язган.

"Коммерсантъ"та Алсынов мәхкәмәсе, протестлар һәм интернетны сүндерү турында укыдым. Хәбиров акны карага әйләндерергә оста, федераль дәрәҗәдәге укытучылары "яхшы". Әмма Алсынов мондый теләктәшлек белән барысын да җиңеп чыгар, көчлерәк кенә булыр, Хәбировтан аермалы буларак", дигән активист.

Шул ук хатында ул җавап хатлары язарга вакыты булмау турында да белдергән.

"Монда үзеңә вакыт бик аз кала, чөнки һәрвакыт ниндидер мәҗбүри эшләр башкарырга кирәк: ПТУга, эшкә бару, хуҗалык эшләре, кар көрәү — колониянең үз тракторы юк, ашарга бару, тезелеп басулар, тикшерүләр, тулай туракны, эчке ишегалдын җыештыру. Нәтиҗәдә, әгәр миңа атнасына 20-30 хат килә икән, мин ике-өченә генә җавап бирерлек хәлдәмен", дип язган Чанышева.

Екатеринбург активисты, сәяси эмигрант Иван Любимовка язган хатында Чанышева колониядәге тәртип турында сөйләгән.

"Тикшерү изоляторы белән чагыштырганда, режим монда катырак, әмма кайбер әйберләрдә җиңелрәк. Дөресрәге, шартлар яхшырак, ә режим катырак — "төчкерү" өчен дә аңлатма сорыйлар һәм рапорт төзиләр. Колония идарәсе коллектив җаваплылыкны алга сөрә, ай саен иң яхшы отряд бәйгесе уза. Бәйгеләр һәм үзешчән чараларда катнашу — отрядка балл өсти, ә рапортлар — киресенчә, ала. Иң әз балл җыйган отряд кибеткә тауарга соңгылардан булып бала, аларны хәтта туганнары белән күрешүдән мәхрүм итәргә мөмкиннәр".

Любимовка язган хатында Лилия Чанышева "авыр хуҗалык эшләренә җибәрмәсәләр (кар көрәү, төзелеш чүбен ташу)", үзен яхшы хис итәм дигән. "Әгәр физик эш артса, аяклар авырта башлый", дигән Чанышева. Анда яссытабанлык, шуңа күрә тегү фабрикасында көне буена басып эшләү — "җәфа" дигән.

Шул ук хатында ул колониядә медицина торышы турында берничә сүз әйткән.

"Фельдшер, теш табибы һәм ике-өч шәфкать туташы гына бар. Ягъни монда терапевт та, гинеколог та юк — һәм бу 600 хатын-кызга! Тикшеренүләргә кешеләрне Пермь өлкә хастаханәсенә җибәрәләр. Анда этап белән, Соликамскидагы тикшерү изоляторы, Екатеринбург аша поездда ике көн чамасы барасы..." дип язган Лилия Чанышева.

22 февральдә активист янына адвокаты Рамил Гыйззәтуллин барды. Соңрак ул үзенең телеграм каналында Чанышева "башкорт вакыйгалары, аерым алганда Фаил Алсынов эше белән кызыксына" дип язды. Шулай ук Рөстәм Мөлеков эше, аны азат итүдән баш тартулары өчен борчыла диде.

Чанышева үзенең Telegram-каналында оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйның үлеменә фикер белдерде.

"Цензура миңа Алексей Нвальный үлеме турында нәрсә уйлауларымны барысын да әйтергә мөмкинлек бирми. Якыннарының, әти-әнисенең кайгысын уртаклашам. Тирән хәсрәт кичерәм", дип язды ул.

Язманың оригиналы: Idel.Реалии

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG