Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә яңа уку елы башланды


Русиядә бүген яңа уку елы башланды. Мәктәпкә 13 миллион бала бара. Беренче сыйныфка баручылар узган ел белән чагыштырганда 150 меңгә күбрәк. Укырга керүчеләр саны Татарстанда да арткан.

Президент Дмитрий Медведев балаларны уку елы башлануы белән үзенең интернеттагы видеоблогында котлады.

Мәктәпләрдә иминлекне 130 меңләп милиция һәм эчке эшләр гаскәрләре саклый.
XS
SM
MD
LG