Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татар җыры” туры эфирда күрсәтеләчәк


“Татар җыры” XIV халыкара фестивале туры эфирда күрсәтеләчәк. «Татар-информ» хәбәр итүенчә, турындан-туры трансляцияне “TMTV” татар музыкаль каналында карарга мөмкин булачак.

Онлайн-трансляция Tmtv-online.ru сайтында узачак.

"Оештыручыларның максаты - татар эстрадасы өлкәсендәге казанышларны югалтмыйча, "Татар җыры" фестиваленә эстрада өлкәсендә иң төп вакыйга буларак карап, аның статусын саклау дигән иде "Татар җыры"ның оештыру комитеты рәисе Алмаз Миргаязов.

“Татар җыры”ның бюжеты 12 миллионга якын. Билет бәяләре дүрт меңнән башлап тугыз меңгә кадәр.

“Алтын Барс” премиясен тапшыру тантанасы 21 декабрьдә 16.00 сәгатьтә “Пирамида” комплексында узачак.
XS
SM
MD
LG