Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан 2013: табышлар һәм югалтулар


Казан кирмәне
Казан кирмәне

Универсиада, очкыч һәлакәте, Татарстан гимны сүзләре раслану, мөселманнарны тоткарлаулар – Татарстан өчен 2013 елда шатлыклы вакыйгалар белән бергә һөҗүмнәр дә, сынаулар күп булды.

Ел уңышлары

Казанда 6-17 июльдә җәйге Универсиада узды. Шул уңайдан башкалада 40 мең кеше сыешлы "Казан Арена" стадионы ачылды. Бу халыкара вакыйгага әзерләнеп Ленин дабмасы киңәйтелде, аслы-өсле юллар пәйда булды, метро озынаеп "Яшьлек", "Төньяк тимер юл вокзалы", "Авиатөзелеш" станцияләре эшли башлады.

Казан һава аланы белән тимер юл вокзалы арасында хәзер "Карлыгач" поезды йөри. Казансу яры буенда зур казан итеп ясалган "Гаилә учагы" дип аталган никах йорты үз ишекләрен ачты.

Казанның тарихи Татар бистәсе дә 2013 елда тәртипкә китерелеп бетте. Казан Универсиадага дистәләрчә мең кунакны, спортчыны, тәртип сакчыларын каршы алды. Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Игорь Шувалов Универсиададан соң Татарстанга сәфәре вакытында: "Республикада торып, татар телен белмәү начар күренеш", дип әйтте.

2013 елда Татарстан гимны сүзле булды. Гимн сүзләре өчен нигез итеп шагыйрь Рамазан Байтимеров шигыре алынды, аны Гәрәй Рәхим эшкәртте, Филипп Пираев урысчага тәрҗемә итте.

2013тә яңа Әлифба дөнья күрде. Аны Кытайда бастырдылар.

"Ана теле" онлайн мәктәбе үз эшен башлап җибәрде. Microsoft компаниясе Windows-8нең татар версиясен тәкъдим итте. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу проектны мөһим дип билгеләде.

“Камаз Мастер” такымнары "Дакар-2013" раллиенда җиңүләр яулады.

Хатын-кызларның “Динамо Казан” волейбол такымы Русия чемпионы исеменә ия булды.

Елның югалтулары

17 ноябрьдә Казанда очкыч һәлакәте 50 кешенең гомерен өзде. Boeing-737 Казан һава аланына төшкәндә җиргә бәрелеп шартлады. Фаҗигадә Татарстан президентының улы Ирек Миңнеханов, ФСБның Татарстандагы идарәсе башлыгы Александр Антонов та һәлак булды.

Ноябрьдә Татарстанда күңелсез очраклар күп булды. Шуңа күрә бу ай халык телендә "кара ноябрь" дип искә алына. Ноябрьдә "Нефтехим"га һөҗүм булган дигән имеш-мимешләр таралды. Аны кире дә какмадылар, расламадылар да.

Ноябрьдә республикада агач чиркәүләргә ут төртүләр булды. Башлыча бу хәл крәшен авылларында күзәтелде. Бу террор акты дип бәяләнде, Татарстан президенты ут төртүчене тоткан кешегә, янгын чыгаручы турында файдалы мәгълүмат бирүчегә бер миллион сум акча вәгъда итте. Дистәләгән мөселман тоткарланды. Иҗтимагый оешма вәкилләре изоляторларда тоткарланган ирләр җәзалана, басым астында аларны чиркәүләрне яндыру гаебен үз өсләренә алырга мәҗбүр итәләр дип белдерделәр.

Быел шулай ук яңа гына төзелеп бетеп, ачылганнан соң "Яңа Тура" сәүдә үзәгендә зур янгын чыкты. Кешеләр арасында корбаннар юк, ләкин эшмәкәрләр миллионнарча сумлык зыян күрде.

Мәрхүмнәр дә бар. Шагыйрь Әхсән Баян шау-шу уятмыйча китеп барды. Фантаст-язучы Адлер Тимергалин да бакыйлыкка күчте. 2013 елда Тукай бүләгенә ия композитор Шамил Тимербулатов бу данның рәхәтенә тиенә алмады - гомере юл казасында өзелде. 24 декабрьдә танылган рәссам Абрек Абзгилдин арабыздан китте.

30 август алдыннан Марат Мөлеков исемендәге ТИҮ, "Азатлык", "Фикер", "Шәрык" клублары урнашкан бина сатылды. Әлегә алар шул бинада эшчәнлекләрен дәвам итә.

Быелгы җәй мәктәпләрдә яулык бәйләүне чикләү белән дә истә калачак. Түбән Кама шәһәре прокуроры барлык мәктәпләрдә дә "тәртип урнаштырып", яулыклы кызлар булмаска тиеш дигән кисәтү ясады. Шау-шу купты. Җәмәгатьчелек каршылык белдерде, яулык мәсьләсендә Рөстәм Миңнеханов та үз фикерен белдерде.

Авыл халкы өчен быелгы җәй авырга төште – тагын корылык булды. Берничә районда гадәттән тыш хәл игълан ителде. Корылык өстенә басуларга тагын бер афәт төште – кайбер районнарда кадерләп үстергәнне саранча кырды.

Мәдәни чаралар

3-4 июньдә Казанда чираттагы “Нәүрүз” төрки театрлары фестивале үткәрелде.
29 июньдә Барда авылында Бөтенрусия татар авылларының, ә 2-3 августта Төмәндә федераль Сабантуй узды.

Әстерханда, Пермьнең Барда авылында Габдулла Тукайга һәйкәл куелды.

9 августта, Ураза бәйрәме уңаеннан, Казанга дөньяга танылган мөселман җырчысы Сами Йосыф килде. Камал каршында узган концертка меңләгән тамашачы җыелды.

Ураза гаетенә Казанда "гаилә" мәчетен өлгерттеләр, ә Корбан бәйрәменә "Ярдәм" сукырлар өчен тернәкләндерү үзәге эшен башлап җибәрде.

Татарстан диния идарәсенең элекке җитәкчелегенә булган һөҗүмнәрдән соң төзекләндерүгә дип ябылган Кол Шәрифтә гыйбадәтләр уздырыла башлады. Илфар хәзрәт Хәсәнов имам вазифаларын башкара. Мәчет "Россия 10" бәйгесендә катнашты, ләкин күп тавыш җыя алмады.

2013 елда Тукай бүләгенә язучы Нәбирә Гыйматдинова, актриса Алсу Гайнуллина, композитор Шамил Тимербулатов, рәссам София Кузьминых, архитектор Ильяс Айдаров ия булды.

5-11 сентябрьдә башкалада Казан мөселман кинофестивале үтте. Быел бу чарага кырымтатарлары да иҗат җимешләрен тәкъдим итте. Аларны хәтта бәйгегә дә кертмәделәр, әмма "Хайтарма" зур шау-шу уятты, бу фестивальнең иң яратып каралган фильмы булды.

Татар опера һәм балет театры Ренат Харис белән Резеда Ахиярованың "Алтын Урда" балетын сәхнәгә куйды. Универсиада вакытында Татарстан симфоник оркестры, җыр-бию ансамбле һәм опера җырчылары тырышлыгы белән ачык һавада "Ак бүре" операсы күрсәтелде.

Җәй шулай ук Казанның җиңүләре белән истә калды. Мәсәлән, Казан такымы "Большие танцы" телевизион проектында җиңү яулады. Татарстан кызы Динә Гарипова "Евровидение"дә чыгыш ясап бишенче урынны алды.

Быел дөньяга танылган галимнәр Рәшит Сюняев белән Роальд Сәгъдиевларны юбилей уңаеннан Казанда зурладылар.

Берәүләрне алдылар, берәүләрне куйдылар

Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Мәскәүгә китте. Аны Гадел Вафин алыштырды.

Озак еллар дәвамында Татарстан прокуроры булып эшләгән Кафил Әмировны пенсиягә озаттылар. Аның урынына урынбасары Илдус Нәфыйков килде. Аның беренче зур эше – "Леруа Мерлен" сәүдә үзәген ачуда коррупция очрагын фаш итү булды. Аның "җиңел кулы" белән Татарстан юстиция министры булып эшләгән Мидхәт Кормановка эшеннән китәргә туры килде. Улы Илдарның коррупция очрагы аркасында ул гариза язды. Бу – Татарстанда зур вазифадан китүнең иң шау-шулысы булды.

"Вамин"га ясин чыктылар. Вагыйз Минһаҗев империясе банкрот итеп игълан ителде. "Вамин" белән идарә Марат Моратов кулына күчте, исемен “Просто молоко”га алмаштырдылар.

26 декабрьдә Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратовны рәхмәтләр укып озаттылар. Татарстан хөкүмәтендә ул иң озак эшләүче түрә иде. Аны Алексей Песошин алмаштырды.

"Татнефть"тә алыштыргысыз булып саналган Шәфәгать Тәхәветдинов та баш мөдир булудан туктады. Аның урынына Наил Маганов сайланды. Шәфәгать әфәндене пенсиядә дип әйттеләр.

Моннан тыш сугыш ветераннарының торакларына бирелгән акчаларны үзләштерү белән даны таралган Буа район башлыгы Рафаил Әбүзаров вазифасыннан китүен белдерде. Мөслим, Питрәч, Азнакай район башлыклары да алыштырылды.

Мөфти урынында озак була алмаган Илдус Фәизне "Тынычлык" мәчетенең яшь имамы Камил Самигуллин алмаштырды. Татарстан мөфтие намзәтләре арасында Фәрит Сәлман белән Харис Салихҗан да бар иде. Бүгенге көндә Илдус Фәизнең кайда булуын, ни белән шөгыльләнүен анык кына әйтүче юк.

“Рубин” белән ун елдан артык идарә иткән баш тренер Корбан Бердыев китте. Аның белән бергә башка җитәкчеләр дә вазифаларыннан колак какты. Рөстәм Миңнеханов аларны "күп акча алып, бу кадәр начар уйнап булмый!" дип утлы табада сикертте. Әлегә тренер урыны буш, мөдир итеп Леонов билгеләнде.

"Ак барс" өчен уйнап, аны такымны берничә тапкыр чемпион итүгә күп көч куйган Алексей Морозов белән Данис Зарипов та Татарстаннан китте.
XS
SM
MD
LG