Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырымоглу: Бер халыкның көрәше" фильмы АКШта күрсәтелде


"Кырымоглу: Бер халыкның көрәше" исемле документаль фильм бу атнада АКШта күрсәтелде.

Истанбулдагы Әмәл Кырым вакыфы рәисе, Кырымтатар милли мәҗлесенең Төркиядәге вәкиле Зафер Каратай җитәкчелегендә оператор Нәшә Сарысой-Каратай төшергән бу документаль фильм тугыз өлештән тора. Аның һәр өлеше Мостафа Җәмилоглу тормышы аша кырымтатарларының фаҗигале язмышын, сөрген елларын, кире Кырымга кайтуын һәм хәзерге хәлен чагылдыра. Музыканы сөргендә үскән танылган композитор Эльвира Әмир язган.

Фильмны күрсәтү чарасы Халыкара Кырымга ярдәм итү комитеты, Арлингтон тугандаш шәһәрләр ассоциациясе һәм АКШтагы Украина илчелеге ярдәмендә оештырылган.

АКШ тарихчысы Пол Гобл бүген Кырымдагы вазгыятьне 1944 елның маенда булган фаҗига белән чагыштырды.

"70 ел элек булган вакыйга - коточкыч. Без аны истән чыгармаска тиеш. Бүген булып яткан хәлләр - геноцидның дәвамы. Тормыш дәвам итә, безнең нәрсәнедер үзгәртергә өметебез бар. Без кырымтатар һәм украиннар белән Мәскәү империализмына каршы берләшергә тиеш", диде тарих белгече фильмны карагач.

Әлеге документаль фильм дөньяга 2013 елның апрелендә чыкты.
XS
SM
MD
LG