Accessibility links

Кайнар хәбәр

КАМАЗ биш көнлек мәҗбүри ялга җибәрелә


КАМАЗ җитәкчелеге базарда йөк машиналарына ихтияҗның 20% кимүе сәбәпле 26, 29 һәм 30 сентябрь көннәрендә эшчеләргә ял бирергә мәҗбүр. Бу көннәр өчен алар хезмәт хакының өчтән бер өлешен генә алачак. Берләшмәнең юристлары, бухгалтерлары һәм администрациянең дә эш сәгатьләре кыскартылачак.

2008 елгы кризистан соң берләшмә узган ел гына табыш китереп хезмәткәрләренә премия түләрлек дәрәҗәдә эшли башлаган иде.

Инде берничә ел КАМАЗ һәм МАЗны “Росбелавто” һолдингына кушу сөйләшүләре бара. Башта хиссәләрне алмашу тәкъдим ителгән иде, әмма Беларус ягы моның белән килешмәде. Беларус президенты Александр Лукашенка аны "бандит килешүе" дип атады.

XS
SM
MD
LG