Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меркель белән Путинның Украинадагы хәлләргә карашлары төрле


Җомгага каршы төндә Германия канцлеры Ангела Меркель һәм Русия президенты Владимир Путин Миланда саммит кысаларында очрашу уздырды. Путинның Сербиядән соңга калып килүе сәбәпле, әлеге очрашу кичектерелде. Русия президентының сүзчесе Дмитрий Песков Путинның чыннан да сөйләшенгән вакытка килә алмавын раслады.

Меркель белән Путин Украина көнчыгышындагы хәлләр турында сөйләште. Песков сүзләренчә, ике җитәкченең Украинадагы низаг сәбәпләре турында карашлары ике төрле булып кала.

XS
SM
MD
LG