Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндия очкыч юлларын үзгәртергә киңәш итте


Финляндия һава диспетчерлары Балтыйк диңгезе өстендә Русия хәрби һава көчләре очкычы булуы турындагы хәбәрдән соң юлчы очкычларга маршрутларын үзгәртергә киңәш итте. Бу хакта транспорт министры Паула Рисикко Финляндиянең Helsingin Sanomat басмасына әңгәмәдә әйтте.

Русия очкычы диңгез өстеннән транспондер - диспетчерларга үзләрен күрергә мөмкинлек биргән җиһазларын сүндереп очкан. Министр сүзләренә караганда, Халыкара гражданнар авиациясе оешмасы барлык очкычларны да ул җиһазларны кабызып очарга мәҗбүр итәргә тиеш.

Транспондерларны сүндереп очкан Русиянең хәрби очкычының юлчылар өчен куркыныч тудыруы турында Финляндия премьер-министры Александр Стубб белдергән иде.

"Финляндия Русия хәрби һава көчләренең Балтыйк диңгезе өстеннән очу хокукын таный, мисал өчен Калининградтагы хәрби базага. Әмма башка очкычлар өчен куркыныч янамаска тиеш", дигән иде Стубб Yle басмасына.

Даниянең Каструп һава аланы өстендәге һава киңлегендә радиосигнал бирмәгән хәрби очкыч күренгәнен 13 декабрь Швеция саклану министрлыгы хәбәр итте. Саклану министры аны Русия очкычы дип белдерде. Диспетчерлар аңа якын булган бер юлчы очкычы маршрутын үзгәртергә кушкан.

Русия саклану министрлыгы үз очкычының халыкара кагыйдәләрне бозмыйча юлчы очкычларыннан ерак очканын белдерде.

НАТО Русия хәрби очкычларының чит илләр чикләренә якын очышлары ешайды дип хәбәр иткән иде.

Август аеннан Финляндия һава юллары ширкәте Казанга да очышлар башлады. 100 урынлы Embraer 190 очкычы Һельсинкидан Татарстан башкаласына атнасына өч тапкыр оча.

XS
SM
MD
LG