Accessibility links

Кайнар хәбәр

Парижда әл-Каидәгә бәйле ике кеше үтерелде


Парижда иминлек көчләре
Парижда иминлек көчләре

Парижның төньяк-көнчыгышындагы бер бистәдә әл-Каидәгә бәйле бертуган Шәриф белән Сәит Куашиларның үтерелүе хәбәр ителә.

Франция киңкүләм мәгълүмат чаралары белдерүенчә, алар бүген кереп качкан бинадан ут ачып чыкканда атып үтерелгән.

Куашилар Парижда Charlie Hebdo журналы редакциясенә һөҗүм итүдә шикләнелә.

7 гыйнварда журналга кораллы кешеләр һөҗүме нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булган, дистәдән артык кеше яраланган иде.

Шул ук вакытта Парижның көнчыгышында иминлек көчләренең кошер кибетендә биш кешене тотык итеп алган бер террорчыны үтерүе хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG