Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшин Немцовны үтерүдә "ислам эзен" Кремль кушуы дип атады


Борис Немцов (с), Илья Яшин 2014 елның 15 мартында "Тынычлык маршы"нда
Борис Немцов (с), Илья Яшин 2014 елның 15 мартында "Тынычлык маршы"нда

Борис Немцовның хезмәттәше Илья Яшин оппозициядәге сәясәтчене ислам турындагы начар сүзләре өчен радикал мөселманнар үтерде дигән белдерүне саташу дип бәяләде һәм бу версиянең Кремль кушуы буенча чыгарылганын белдерде.

Яшин Фейсбукта бу официаль версиянең хакимиятләргә кулай булуын һәм ул "Путинны тулысынча гаепсез итә" дип язды.

Яшин фикеренчә, Немцов дини яктан түзем кеше булган. Париждагы "Шарли Эбдо" журналына хөҗүмгә комментарий биреп ул, Немцовның исламны түгел, ә террорчыларны тәнкыйтьләвен әйтә. Яшин фикеренчә, бу җинаятьне кушып эшләтүчеләрне тапмаслар ахыры.

Алдан Борис Немцовны үтерүдә гаепләнүче Заур Дадаев бу җинаятьне дини караш – Русиянең оппозициядәге сәясәтченең мөселманнар турында тискәре фикере өчен кылганлыгын белдергән дигән хәбәр таралды. Бу хакта "Росбалт" хокук саклау оешмаларындагы үз чыганагына таянып язып чыкты.

XS
SM
MD
LG